Сабада дини тәрбия дәресләре узды

22 август 2023 ел 17:14
Сабада дини тәрбия дәресләре узды

Саба үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган дини тәрбия һәм әхлак дәресләре төгәлләнде. Балалар 9 көн дәвамында ислам дине нигезләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнделәр. Мәчеткә дини гыйлем алырга килгән 100гә якын бала белән мәчет имамнары, Казандагы мәдрәсә шәкертләре һәм Сабаның лаеклы ялдагы тәрбияче-педагоглары шөгыльләнде. Район хакимияте ярдәме белән балалар Сабаның “Аш-су” җәмгыяте хезмәткәрләре әзерләгән кайнар ризык белән тәэмин ителде. Көн саен дәресләр җәмәгать намазы һәм вәгазь белән башланды. Дәрестән бушаган арада кызлар-малайлар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнады. Кызлар өчен яулык бәйләү, мөселманча курчак киендерү бәйгеләре оештырылды. Малайлар азан әйтүдә осталыкларын күрсәттеләр. Укуларның соңгы көнендә Сабантуй бәйрәме оештырылды, һәр балага иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләр таратылды.

Соңыннан мөгаллимнәр сабыйларыбызның мәчеттә өйрәнгәннәре файдага булсын, өммәтебезне, милләтебезне үстерүче, җәмгыятькә, илгә-көнгә файда китерүче игелекле балалар булсыннар иде дип, күмәкләшеп дога кылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана