Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

31 август 2023 ел 15:54
Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

31нче август көнне Буа мәдрәсәсендә авыл һәм район имамнары җыелышы булып узды. Җыелышны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде.

Илмир хәзрәт авыл имамнарына эшләрендә уңышлар теләде. Мөхтәсиб имамнарга мөһим булган сорауларны җиткерде: мәчетләрне теркәү, мәчет каршында укулар оештыру, кичке дини вәгазьләр, авылларда гошер җыюга басым ясады. Наратбаш авылы имамы Рөстәм хәзрәт Баһаветдинов мәчетләр каршындагы уку-укыту эшләре буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт гошер сәдакалары буенча үзенең чыгышын ясады.

Җыелыш Бикмураз авылы мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт тарафыннан дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана