Спас районы мөхтәсибе маскировка челтәрләре үрүчеләр белән очрашты

06 сентябрь 2023 ел 15:41
Спас районы мөхтәсибе маскировка челтәрләре үрүчеләр белән очрашты

Бүген Спасс районы мөхтәсибе Фәрхад хәзрәт Сәгыйров Болгар шәһәре Мәдәният йортында махсус хәрбия операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрүчеләр белән очрашты. Хәрбиләр һәм аларга булышлык күрсәтүче ханымнар исәнлегенә дога кылды. 

Болгар Мәдәният йортындагы әлеге эшчәнлек шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова һәм советның президиум әгъзасы Әнисә Әхмәдишева җитәкчелегендә алып барыла. Болгарда махсус челтәрләр үрү белән 23 пенсионер ханым шөгыльләнә. Янмый торган материал Санкт-Петербург шәһәреннән кайтартылган. 

Спасс районы җирлеге авылларында һәм Болгар шәһәрендә бу эш кыш айларыннан бирле алып барыла. Махсус хәрбия операция зонасына барлыгы 23 маскировка челтәре озатылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана