Азнакай мөхтәсибәтендә Хәтер көне мәҗлесе узды

15 сентябрь 2023 ел 11:41
Азнакай мөхтәсибәтендә Хәтер көне мәҗлесе узды

14нче сентябрь көнне Азнакай районы Урсай авылының яңа мәчетендә Хәтер көне мәҗлесендә Әлмәт һәм Азнакай районы Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчеләре Рәйхана ханым Ханнанова һәм Гөлшат ханым Шәйхулова, Чалпы авылы мөслимәләре, Азнакайдан мөгаллимәләр кунак булдылар.

Урсайлыларның традициясенә әйләнгән бу Хәтер көне мәҗлесе: авылда догадан киселгән әрвахларга, репрессия корбаны булган муллаларга, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларның исән-сау кайтуына дога кылына торган, ай саен уздырыла торган күркәм чара булып тора.

Килгән кунаклар Урсай авылында яшәгән һәм шунда күмелгән шәйх, имам, хәлифә укучысы, кутбуль актаб (камил дини белем иясе), нәкышбәндия тарикате шәйхе имамы Нугайбәк улы Шәмсетдин җирләнгән каберне зиярәт кылдылар. Яңа мәчет шушы имам нәселе дәвамчысы булган Мусина Рәсимә Әзһәр кызы акчасына төзелгән. Мәчет төзүне үз өстенә алган Урсай авылы абыстае Гөлнәзира ханым Шакирова бу эшне алты айда башкарып чыккан һәм югарыда атап киткән мәҗлес тә шушы изге җанлы ханым идеясе белән оештырылган.

Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, Коръәннән сүрәләр укылды, җомга кичен, тәүге Рабигуль әүвәл – Пәйгамбәребез ﷺ туган Мәүлид аена аяк басу белән котлаулар җиткерелде, догалар кылынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана