Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

18 сентябрь 2023 ел 17:47
Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

Быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды. 1нче курска укырга кергән шәкертләр өчен оештырылган  җыелышны мөселманнарның күркәм гадәте буенча Коръән укып дога кылудан башлап җибәрделәр. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев  чыгыш ясады. Мәдрәсәгә кабул ителгән шәкертләрне котлап, ул: “Файдалы, бәрәкәтле, бу дөнья һәм ахирәт өчен бик кирәкле белемнәрне үзләштерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе  ярдәмче булсын”, – дип теләде.

Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Рузилә абыстай Мәҗитова исә быел укырга кергән хатын-кызларга нәсыйхәтләрен җиткерде.

Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, уку-укыту программасы белән таныштырып, шәкертләргә аны үзләштерүдә уңышлар теләде. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана