Әлки мөхтәсибәте мохтаҗларга һәм махсус хәрби операция зонасына гошер сәдакасы озатты

19 сентябрь 2023 ел 16:16
Әлки мөхтәсибәте мохтаҗларга һәм махсус хәрби операция зонасына гошер сәдакасы озатты

Шушы көннәрдә Әлки мөхтәсибәте Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына (2 тонна), махсус хәрби операция зонасына (1 тонна), Юхмачы авылы Картлар йортына (3,5 тонна) гошер җибәрде, Базарлы Матакта яшәүче мохтаҗларга 1,5 тонна яшелчә таратты. Гошерләрне җыюда районның күпләгән авыллары катнашты, иң актив хезмәт куючылардан Каргалы, Бибай Чаллысы, Биктимер, Яңа Чаллы, Абдул Салманы, Урта Әлки (Китәнче), Түбән Әлки, Карамалы, Базарлы Матак, Татар Төгәлбае, Үргәагар авылы мәхәлләләрен әйтеп үтәргә мөмкин.

Бәрәңге, кабак, суган, кишер кебек яшелчәләрдән тыш, махсус хәрби операция зонасына токмач, печенье, кәнфит, перәннек, термослар җибәрелде.

Тукай районы мөхтәсибәте тарафыннан да зур күләмдә гошер җыю һәм тарату алып барыла, бүгенге көндә 10 тоннадан артык яшелчәдән мохтаҗларга һәм шәкертләргә өлеш чыгарылды. Гошер тапшырырга теләүчеләр яшелчәләрне сентябрь ае дәвамында Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетенә китерә ала.

Гошер – сәдаканың махсус төре булып тора, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә. Диния Нәзарәте башлангычы белән 2023 елның 23 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана