Мөслимдә – “Гыйлем бәйрәме”

22 сентябрь 2023 ел 11:09
Мөслимдә – “Гыйлем бәйрәме”

2023нче елның 20нче сентябрендә искиткеч гүзәл Мөслимебезнең матур, уңайлы “Курай” паркы беренче сыйныфка аяк басучы сабыйларыбызны “Гыйлем бәйрәме”нә җыйды. Мөслим мөхтәсибәте һәм район хакимияте оештырган бу чарага 150дән артык сабый, аларның әти-әниләре, әби-бабалары, укытучылары килгән иде. Балалар имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча юл иминлеге җитәкчесе Феликс Мәрдәновның тәбрикләү-нәсыйхәтләрен, мөселманча сәламләшү тәртибен, Мөслим кагыйдәләрен тыңладылар. Китапханә, сәнгать мәктәбе, музей, “Әдәп” түгәрәге, спорт мәктәбе, ГИБДД, ат спорты мәктәбе оештырган мәйданчыкта мавыктыргыч уеннар уйнарга, понида йөрергә, мастер-класслар үтәргә, рәсемнәр, открытка-сувенирлар ясарга өйрәнергә мөмкин иде. “Әдәп” түгәрәгенә йөрүче сабыйларның Коръән укулары күңел кылларын тибрәтте. Рүзил Ихсанов кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барган бу бәйрәмдә балалар да, аларның укытучылары да теләп катнаштылар. Парк сабыйларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Нәниләргә бүләк – күчтәнәчләр таратылды.

Укучылар киләчәктә дә актив, шат күңелле булсыннар. Пар канатлар астында, бәхетле, сәламәт булып үссеннәр. Алган гыйлемнәре файдалы булсын.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана