Буа районы Исәк авылы мәчетенә – 25 ел

25 сентябрь 2023 ел 16:40
Буа районы Исәк авылы мәчетенә – 25 ел

23нче сентябрь көнне Буа районы Исәк авылы мәчетенә 25 ел тулу уңаеннан зур чара булып узды.

Кайткан кунаклар арасында авыл өчен янып көеп йөргән Буа якташлыгы президенты Ирек Мөнир улы, Әлки авылыннан чыккан Раил Зыятдин улы, Буа җитәкчесенең урынбасары Еремеев Илдар Фәрит улы, “Ярдәм” фонды президенты Илхам Фәтхрахман улы, Буа имам-мөхтэсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Харис хәзрәт Сабиров hәм авыл имамнары катнашты.

Беренче булып сүзне Ирек Мөнир улы алды. Ул авыл халкына тәбрикләү сүзен ирештерде, мәчетнең тарихы белән таныштырды, мәчет төзү вакытындыгы кичерешләре белән уртаклашты.

Чараны дәвам итеп Буа районы җитәкчесе урынбасары Илдар әфәнде үзенең hәм район башлыгыбыз Ранис Рафисович Камартдиновның ихлас теләкләрен җиткерде, үз исеменнән авылга дәвамлылык теләде.

Илмир хәзрәт үзенең чыгышында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ислам диненә зур өлеш керткән Ирек Мөнир улын һәм мәчеткә ярдәм итеп торган шәхесләрне хәлифәләр белән чагыштырып үтте, авылда үз нигезләрен саклап калырга дигән сүзләрне колакка салды. Исәк авылы мәчетенә ярдәм итүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл хуҗалыгында эшләп, хәзерге вакытта шул оешманың ветераннар советы оешмасының җәтәкчесе булып торучы Марс Шәрип улы Алеевта рәхмәт сүзләрен әйтте, Харис хәзрәткә агросанәгатьтә эшләгәне өчен авыл хуҗалыгы министры Марат Азат улы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Чара әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана