Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

03 октябрь 2023 ел 09:44
Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов район мәхәлләләрендә, аерым алганда Иске Чокалы, Иске Кәкерле, Татар Бизнәсе, Кече Чынлы һәм Шланга авыллары мәчетләрендә булып, дин юлында хезмәт куючы имам-хатыйбларны, мөслимә-мөгаллимәләрне Өлкәннәр көне уңаеннан котлап, бүләкләр тараттылар. Башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтләр әйттеләр, алга таба да исәнлектә яшәүләрне, дини гыйлем таратуда уңышлар теләделәр.

Очрашу барышында мәчетләрнең кышкы ягулык сезонына әзерлеге, мәчетләр каршында дини укулар башлануы һәм башка күп төрле мәсьәләләр хакында сөйләшү булды.

Бәйрәм уңаеннан чәй табыннары да әзерләнгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана