Мәскәү кунагы – Буа мәдрәсәсендә

05 октябрь 2023 ел 11:10
Мәскәү кунагы – Буа мәдрәсәсендә

4нче октябрь көнне Буа мәдрәсәсендә РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты киңәшчесе Абдул-Хәким Солтыгов булып китте. Әлеге очрашуда Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин, Болгар ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты. Илмир хәзрәт хөрмәтле кунакны мәдрәсәнең белем бирү эшчәнлеге, шулай ук Буа мөхтәсибәте проектларын тормышка ашыру, Буада эшләп килүче тәхфиз үзәге белән таныштырды. Абдул-Хәким Солтыгов шәкертләр белән әңгәмә үткәрде, педагогик коллективның эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул шулай ук мәдрәсә биналарының яңа комплексын карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана