Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр җыелды

09 октябрь 2023 ел 17:57
Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр җыелды

8 октябрьдә Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте белән берлектә өлкән буын вәкилләре җыелды. Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганлыгын аңлатты. Мәдрәсә җитәкчесенең уку-укыту буенча урынбасары Радия ханым Халирахманова мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды, мәчеттә укыткан абыстайларның эшчәнлеге дәвамлы булуын теләде. Районның хатын-кызлар берлеге рәисе Назимә Сөләйманова уку-укыту эшләрендә актив булган мөслимәләрне мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чара мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана