Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант язды

16 октябрь 2023 ел 10:49
Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант язды

Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татар теленнән белем тикшерү буенча дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә катнашты.  

Чара алдыннан мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәер-фатыйха бирде, татарча диктант язып белемнәрне тикшерүнең милли бердәмлегебезне, телебезгә мәхәббәтне белгертүче дөньякүләм акция икәнлеген ассысызыклап үтте. Аннан соң ул бүген Рөстәм Галиуллинның “Васыять” романының “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзек язачакларын игълан итте. Таҗеддин Ялчыгол хәзрәтләре турында шәкертләрнең хәбәрдәрме-юкмы икәнлеген тикшерде, тормышы белән таныштырды, диктантта очраячак авыр сүзләрне төшендереп бирде.

Диктант текстын Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзе укыды. Шәкертләр, белем алырга Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, аларның татар телен белү дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, барысы да, бу эшне игътибар белән, илһамланып башкарды. Диктант беткәч тә, хәзрәткә төрле сораулар бирделәр.

Әлеге мәдрәсәдә барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Шулай итеп, уку йорты, «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелеп, үзенең татар телле булуын тагын бер кат раслады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана