Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен "Оста куллар" hөнәрханәсе ачылды

02 ноябрь 2023 ел 13:10
Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен "Оста куллар" hөнәрханәсе ачылды

Алабуга мөхтәсибәтенең Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен "Оста куллар" hөнәрханәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин, Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, "Алабуга" хәйрия фонды директоры урынбасары Илһам Шәгалиев һ.б. чыгыш ясады.

Һөнәрханә җитәкчесе Камил Шәрәфетдинов кунакларны түгәрәккә йөрүче ир балалар белән каршы алды. Ул агач, метал һәм башка материалларны эшкәртеп нинди әйберләр һәм кораллар ясаганнарын сөйләде.
Һөнәрханә ачылу - үсеп килүче буынга ир-ат эшенә өйрәнергә менә дигән мөмкинлек. Ул тормышта, hичшиксез, кирәк булачак һәм балаларга файда  китерәчәк.

Чара хәзер гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашып тәмамланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана