Лаеш мөхтәсибәте янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм өмәсе оештырды

07 ноябрь 2023 ел 11:17
Лаеш мөхтәсибәте янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм өмәсе оештырды

Рабигыль-ахыр аеның 20нче көнендә (4нче ноябрьдә), Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, Лаеш мөхтәсибәте “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә янгыннан зыян күргән Горбуновлар гаиләсенә ярдәм итү өмәсе оештырды. Көн дәвамында мөселман кардәшләр янгын нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килгән йортны сүтү эшендә катнашты. 30-дан артык ир-ат өйнең түбәсен сүтте, аннары яраксыз хәлгә килгән бүрәнә, калайларны, кулланып булмый торган йорт җиһазларын йөк машинасына төяде.

Өмә тәмамлангач Лаеш шәһәре мәчетендә өмәдә катнашучылар кайнар аш һәм чәй белән сыйланды.

Лаеш мөхтәсибәте янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм өмәсендә катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм йорт-җирсез калган гаиләгә финанс ярдәм күрсәтү алып барылуы турында искәртә. (Карта номеры: 5469620031827981 Валеев И. Р. исеменә).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана