Буа мөхтәсибәтендә әниләрне зурладылар

27 ноябрь 2023 ел 20:14
Буа мөхтәсибәтендә әниләрне зурладылар

26нчы ноябрь Буаның “Хаҗилар” мәчетендә Әниләр көне уңаеннан чара уздырылды.

Район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов мәҗлесне сүрәләр белән башлап җибәрде, Килдураз имамы Кадим хәзрәт дога кылды.

Илмир хәзрәт авыл-шәһәрләрдән килгән әби-апаларны, остабикәләрне бәйрәм белән котлап узды, әниләргә карата вәгазь сөйләде.

Мөслимәләр рәисе Нәзимә ханым Сөләйманова котлауларга кушылды, кунакларга сүз бирде. Түбән Наратбаш авыл остазбикәсе Гөлгенә абыстай Сәлахова шәкерте белән әниләрәгә карата үзләренең бик матур эчтәлекле чыгышларын ясадылар, әниләргә, ак яулыклы әбиләргә үз исемнәреннән рәхмәтләр, мөнәҗәтләр әйттеләр.

Нәзимә ханым районыбызда ислам дине үсешенә көч куючыларның: Буа мәдрәсәсенең хөрмәтле остазлары Мөслим хәзрәт, Ильяс хәзрәтнең әниләре Хәлидә, Венера ханымнарга, шулай ук Килдураз авылы абыстае Мөбарәкшина Әлфинур, Казма авылы абыстае Әхмәтшина Әлфия ханымнарга рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана