Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

04 декабрь 2023 ел 11:53
Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Җыелыш Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов мөhим булган мәсьәләләргә тукталды. Аннан соң имамнар иртәдән кичкә кадәр дәресләр алды.

Беренче дәрес гакыйдә буенча үтте. Аны Кильдураз имамы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин алып барды. Наратбаш имамы Рөстәм хәзрәт “Имам вазифалары” турында сөйләде. Өйлә намазы укыганнан соң Рәфил хәзрәт Исмаковның фикһ дәресен тыңладылар.

Икенде намазыннан соң имамнар “Хаҗилар” мәчете имамы Фәhим хәзрәт тарафыннан “Мәет юу” мәсьәләләренә басым ясадылар. Имамнар тәнәфес вакытында чәй, тәм-том белән сыйландылар. Имамнар бу дәресләрдән бик канәгать булып калды. Киләчәктә дә шундый дәресләр оештырырга кирәк дигән фикердә калдылар. Имамнарга Буа шәһәре мәчетләре төшкән календарьлар таратылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана