Буа мәдрәсәсе шәкертләре интеллектуаль уенда көч сынашты

22 февраль 2024 ел 17:26
Буа мәдрәсәсе шәкертләре интеллектуаль уенда көч сынашты

Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлектә белем алучы шәкертләр арасында “Ислам белгече” бәйгесе узды. Әлеге интеллектуаль уенда I-III курс шәкертләре дүрт командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.  

Бәйгенең төп максаты шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерүдән һәм ныгытудан, интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт булды. Укучылар бирелгән биремнәр буенча гарәпчә җөмләләр төзү, җөмләләрдә тәҗвид кагыйдәләрен табу, хәдисләрне дәвам итү, викторина сорауларына җавап бирү, капитаннар ярышы, кроссворд чишү, теоретик белемнәрен тикшерү буенча көч сынашты.

Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәп, барлык сорауларга да җавапларны тулы һәм төгәл бирергә тырышты. Уен нәтиҗәләре буенча шәкертләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана