Буада имамнар җыелышы узды

29 февраль 2024 ел 18:58
Буада имамнар җыелышы узды

29нчы февраль көнне Буа мәдрәсәсендә район һәм авыл имамнары җыелышы булып узды.

Җыелышны Илдар хәзрәт Шәрифҗанов Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов мөхтәсибәттәге яңалыклар белән таныштырып узды. Ул имамнарга Рамазан аена кагылышлы мәсьәләләрне аңлытып узды, бердәм эш итәргә чакырды.

Кадим хәзрәт Мөбарәкшин имамнарга Рамазанга кагылышлы сорауларны аңлатып узды. Фәһим хәзрәт зират мәсьәләләрен аңлытып узды.

Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм Марат хәзрәт Хәйбуллин мөхтәсибәттә чыгып килүче видеожурналның 65нче саны чыгу уңаеннан имамнарга бәйге үздырды. Өч урын билгеләнде: беренче урын – Кырык Садак авылы имамы Рәмис хәзрәт Рахметов, икенче урын – Иске Суыксу авылыннан Рифкать хәзрәт Касым улы, өченче урын Яңа Чәчкап мәзине Рәис хәзрәт билгеләнде. Җиңүчеләргә Буада урнашкан “Мәдинә” ислам дини кибет хуҗалары исеменнән истәлекле бүләкләр таратылды.

Имамнарга Буа мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән, март, апрель аена намаз вакытлары өләшенде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана