Чаллыда шәһәркүләм ифтар узды

08 апрель 2024 ел 09:34
Чаллыда шәһәркүләм ифтар узды

5нче апрель көнне, Рамазан аеның 27нче кичендә, “Аш-Су” ресторанында Чаллы шәһәре мэры Мәһдиев Наил Гамбәр улы 300 кешелек ифтар ашы үткәрде. Мәҗлескә Чаллының дин эшләрендә катнашучы активистлар, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде. Әлеге чара “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәтнең вәгазе белән башланып китте. Соңрак шәһәр мэры ярдәмчесе Хәлимов Рамил Мәрван улы һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ифтар мәҗлесенә җыелган дин кардәшләргә сәламләү сүзләре җиткерделәр. Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов исә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Коръән аятьләре укылып, ахшам намазына азан әйтелгәннән соң, барлык кунаклар җыелышып кичке намазны укыды. Ифтар мәҗлесе дустанә мохиттә дәвам итте һәм шәһәр мэры Наил Гамбәр улының җыелган кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерүе белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана