Буада тәравих намазларына йөргән балаларга велосипедлар бирделәр

11 апрель 2024 ел 14:36
Буада тәравих намазларына йөргән балаларга велосипедлар бирделәр

Рамазан ае алдыннан Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов 8-14 яшьлек малайлар арасында “Мәчетләрдә – 30 тәравих” дигән бәйге игълан иткән иде. Бу бәйгедә шәһәр һәм авыл балалары бик теләп катнашты. Җиңүчеләрне кичә Ураза бәйрәме көнне шәһәребезнең Үзәк паркында игълан иттеләр. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Ә иң активларына: “Әниләр”, “Тәкъва”, “Хаҗилар”, “Әбу Хәнифә” һәм Карлы авылы мәчетләренә тәравих намазларын бер дә калдырмый йөргән балаларга Илмир хәзрәт кулыннан велосипедлар тапшырылды.

“Әниләр” мәчете имамы Мөслим хәзрәт Кәримов әйтүенчә, “Әниләр” мәчетенә 12 бала бик теләп тәравих намазларына йөргән. Раян белән Гыймран да велосипедлы булдылар. Бу укучылар дәрестән соң Буа мәдрәсәсенә Коръән ятларга йөри. Әйтик, Гыймран Коръәннең яртысыннан артыгын, 16 җүзен ятларга өлгергән. Бу шәкертләргә уңышлар телибез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана