Мөслимдә – балалар бәйрәме

11 апрель 2024 ел 15:54
Мөслимдә – балалар бәйрәме

Мөслим мөхтәсибәте Ураза гаете уңаеннан балалар өчен зур бәйрәм оештырды. “Яшьлек” спорт сарае балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килеп торды. Сабыйлар төрле ярышларда көч сынашты, мөмкинлекләрен барлады. Аларга уеннарда катнашып җыйган “бәрәкәт” жетоннарын үзләре теләгән бүләккә алыштыру мөмкинлеге бирелде.

1 ай дәвамында барган “Минем Рамазан аем” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Рәсем, язма эш, видеоматериал номинациясенә 49 хезмәт килгән иде. Мөслим сәнгать мәктәбе, иҗтимагый совет, Туган якны өйрәнү музее, матбугат үзәге хезмәткәрләреннән торган бәяләү төркеме һәр эшне энә күзеннән үткәреп нәтиҗәләр чыгарды. Рәсем номинациясе буенча беренче урынга велосипед, язма эш һәм видеоматериал өчен беренче урыннарга планшетлар, икенче-өченче урыннарга дипломнар һәм призлар, һәр катнашучыга исеме язылган рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Конкурска килгән рәсемнәрне Туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында 1нче майга кадәр карап булачак. Инша һәм шигырьләр “Авыл утлары” район газетасында басылачак. Балаларга, аларның әти-әниләренә, укытучы-остазларына ихлас рәхмәтләребезне җиткереп бәхетле балачак, якты киләчәк телибез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана