Азнакайда укытучылар киңәшмәсе узды

27 сентябрь 2024 ел 15:48
Азнакайда укытучылар киңәшмәсе узды

Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә имамнар һәм укытучы-мөгаллимнәр белән бергә киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Азнакай районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашты һәм имамнар, остазларны яңа уку елы башлану, Мәүлид  бәйрәме, Өлкәннәр көне белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде. Азнакай шәһәре һәм районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин Коръән аятьләре, вәгазьләр укыды. Җыелышка килүчеләр Вәлиулла хәзрәт Галимовның “Хәләл һәм хәрам кәсеп”, һәм башка темаларга вәгазьләр тыңладылар, хаҗ сәфәренә баручыларның тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәҗлес бәрәкәтле табын артында дәвам итте һәм Коръән укып, дога кылынып тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы