Казан шәһәренең Кояшлы бистәсендәге “Әтиләр” мәчетендә Коръән укучы балалар арасында шәһәр конкурсы уздырылды. Чараны Казан мөхтәсибәте оештырды.
Конкурста барлыгы 5 мәчеттән 45кә якын бала катнашты: “Әтиләр”, “Өмет”, “Ярдәм”, “Гаилә” “Юлчы”.
Балаларның изге китапны өйрәнүләрен РИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре, мөхтәрәм хәзрәтләребез бәяләде.
Чарада катнашучыларны ТР МДН нең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар сәламләде, уңышлар теләде. “Әтиләр” мәчете имамы Рамил хәзрәт Фәсахов конкурсны оештырырга ярдәм итүчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Конкурста төп призга “Әтиләр” мәчете шәкерте Әхмәт Шәйхмәмәдов лаек булды. Ул велосипед белән бүләкләнде.