Урыссуда “Халисә” V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

17 апрель 2024 ел 14:13
Урыссуда “Халисә” V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Зөлкагъдә аеның 3нче көнендә (11нче майда) Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” V Ачык Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 10нчы майда – “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 11нче майда – Мәдәният йорты бинасында төп тур.

Катнашучылар үз белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Өч номинация нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны алган 9 җиңүче билгеләнәчәк. Һәр катнашучы бер номинациядә генә катнаша ала. Узган бәйгеләрдә беренче урынны алган җиңүчеләр югарырак номинациядә катнашу хокукы бирелә.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру каралган.

Коръән бәйгесе Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның әнисе хөрмәтенә “Халисә” дип исемләнгән. Ул һәр елны үткәрелә. Беренче бәйге 2020нче елның 25нче гыйнварында үткәрелгән иде. Конкурсны оештыруда Халисә апаның 5 баласы җиң сызганып катнаша һәм үз өлешен кертә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана