Мөфти “Гаилә” мәчетендә ифтарда катнашты

17 май 2018 ел 21:35
Мөфти “Гаилә” мәчетендә ифтарда катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунак буларак Казанның “Гаилә” мәчетендә узган ифтарда катнашты. Кунаклар арасында шулай ук Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, зыялылар, дин әһелләре бар иде. 

Ахшам намазы алдыннан кунаклар вәгазь сөйләделәр. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчеттә алып барыла торган проектлар белән таныштырды һәм Рамазан аен файдалы гамәлләр, изге эшләр белән үткәрергә чакырды.

Татарстан мөфтие вәгазь белән чыгыш ясады. “Бик авыр булса да, сабыр булыгыз, чөнки пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйтә: “Фәрештәләр ураза тотучы өчен истигъфар сорыйлар”. Ягъни безнең гөнаһларыбыз күп булганга күрә Раббыбыз безгә шундый рәхмәт бирә: 19 сәгать дәвамында фәрештәләр “И Раббым! Фәлән бәндәне гафу ит” дип сорап торалар. Бу – Аллаһының зур рәхмәте”, – дип җиткерде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисен китерде: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”. Нәфесебезнең ач калгач кына тәрбияләнүе турында риваять китерде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда авыз ачу мәҗлесләре 41 мәчеттә үткәрелә. Ифтарларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана