Игътибар! Нәзарәт Изге Болгар Җыенында тәүге тапкыр 3 гаиләгә хаҗга юлламалар уйната

11 май 2024 ел 20:20
Игътибар! Нәзарәт Изге Болгар Җыенында тәүге тапкыр 3 гаиләгә хаҗга юлламалар уйната

Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Изге Болгар Җыенына килгән гаилә парларына бәяләп бетергесез бүләк әзерли. Тәүге тапкыр мөселман форумында хаҗга бару өчен һәр гаиләгә 2 шәр кешелек 3 сертификат уйнатыла. Әлеге башлангыч Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы хөрмәтенә тормышка ашырыла.

Акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Юлламалар өйлә намазыннан соң ук (якынча 12:30-13:30 сәгатьләрдә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатыла һәм гаилә парлары арасында 2 этапта уза. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела.

Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак.

Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак.

Икенче этап 1 нче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылачак.

Хаҗга юлламалар уйнату шартлары белән текстка беркетелгән Нигезләмә укып танышырга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана