Мөфти "Мөхәммәдия" шәкертләренә дипломнар тапшырды

01 июнь 2018 ел 16:19
Мөфти "Мөхәммәдия" шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган 123 шәкерткә дипломнар тапшырды. Алар биредә өч төркемдә дүрт ел дәвамында белем алдылар. Чарада мәдрәсә җитәкчелеге, мөгаллимнәр, остазлар катнашты, алар булачак имам, абыйстайларга, ислам дине нигезләре мөгаллимнәренә уңышлар теләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылу хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзләштергән гыйлемнәрне тормышта файдаланырга, киләчәк тормышны мәчет эше белән бәйләргә чакырды.

Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин кичке бүлек шәкертләренең күбесе өлкән яшьтә булуларына карамастан, гыйлемгә омтылышлары югары булуларын бәяләде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе. Аның тарихы атаклы мәгърифәтче Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Мәдрәсә советлар чорыннан соң үз эшчәнлеген 1993 елдан дәвам итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 1217 кеше белем ала һәм аны ел саен уртача ике йөзгә якын кеше тәмамлый. Шәкертләрнең күбесе кичке бүлеккә туры килә: барлыгы 584 укучы укый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана