“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясенә Татарстан районнары һәм оешмалар кушылды

13 июнь 2018 ел 10:57
“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясенә Татарстан районнары һәм оешмалар кушылды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе тулы көченә бара. Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды.

Аксубай, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Әгерҗе мөхтәсибәтләре зур активлык күрсәтә. Акциядә шулай ук оешмалар да катнаша. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.

Ел саен үтә торган республикакүләм акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр уза. Анда Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресына 10.00-16.00 сәгатьләрдә макулатура тапшырып катнашырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 2378618. ​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана