Мөфти Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе белән очрашты

11 апрель 2024 ел 11:10
Мөфти Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе белән очрашты

Бүген, Шәүвәл аеның 2нче көнендә (11нче апрельдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда шулай ук Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Эдуард Яфас улы Камил хәзрәтне үтеп киткән Ураза бәйрәме белән котлады һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына нәтиҗәле эшчәнлеге һәм һөнәри бурычын үтәүгә җаваплы мөнәсәбәте өчен Мактау грамотасы тапшырды. Ул шулай ук Мөфтигә Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган киң хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Аннары очрашу барышында җитәкчеләр Татарстан мөфтияте һәм Россия пенсия һәм социаль иминият фондының төбәк бүлеге белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Камил хәзрәт кунакны Татарстан мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлеге, шул исәптән ислам финанслары өлкәсендә куйган тырышлыклары белән таныштырды. Мөфти билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россиядә ислам банкингын үстерү буенча ике еллык экспериментта актив катнаша һәм хәзерге вакытта республикабызда AAOIFI сертификатына ия 8 белгеч эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана