Республика “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясе. 12 тонна чимал җыелды

21 июнь 2018 ел 17:18
Республика “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясе. 12 тонна чимал җыелды

   Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Диния нәзарәте быел аны дүртенче тапкыр оештырды. 

Акция кысаларында 20 көндә барлыгы 11,8 тонн макулатура тупланды. Хәйрия чарасында волонтерлар актив катнашты, алар кирәк булмаган кәгазьләрне җыю, бушату, үлчәү кебек эшләрдә ярдәмче булдылар. Акциягә республика халкы һәм башкалада яшәүчеләр дә кушылды.  

Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аеруча Татарстанның мөхтәсибәтләре - Аксубай, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Кукмара, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Әлки, Лениногорск, Сарман, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы, Саба мөхтәсибәтләре һәм Казан шәһәренең Мәскәү, Киров, Совет районы мәхтәсибәтләре зур активлык күрсәтте. Акция хәйриячеләре арасында шулай ук оешма да бар. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, республика районнарыннан җыелган гомуми макулатура күләме 9,6 тонна тәшкил итте. Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 2,2 тонна кәгазь чималы тупланды. Акция кысаларында җыелган чаралар матди ярдәм сыйфатында күрсәтү максатыннан «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4 Бугульминский мухтасибат
Сурәт - 5 Лениногорский мухтасибат
Сурәт - 6 Буинский мухтасибат
Сурәт - 7 Алькеевский мухтасибат
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана