Зәйдә VI Ялчыгол укулары узды

08 август 2018 ел 09:20

Бүген Зәйдә алтынчы мәртәбә үткәрелүче Ялчыгол укулары узды. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыгол тормышына һәм иҗатына багышланган "Татар дөньясының күренекле вәкиле"  фәнни-гамәли республикакүләм конференция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Алар арасында - Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, имамнар, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары. Барлыгы 200 кеше. Күркәм чара Имәнлебаш авылы зиратында бөек татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды. Кунаклар галим рухына дога укыды. 

Конференция үз эшен Имәнлебаш авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Ялчыгол тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Укулар рәсми рәвештә Коръән Кәрим аятьләрен башкарудан ачылып китте. Кунакларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Ул районда танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗатын, мирасын өйрәнү, саклау һәм аңа карата кызыксыну уяту буенча башкарлыган эш турында сөйләде. Мисал өчен, шәһәрнең Җәмигъ мәчете галим исеме белән йөртелә, шулай ук Ялчыгол исемендәге музей һәм мәдрәсә дә эшләп килә. Ялчыгол укуларында катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дә мөрәҗәгать белән чыкты. 

- Рухи тормышыбызның төрле якларына багышланган хезмәтләр язып калдырган Таҗетдин Ялчыгол, дөрестән дә, чып-чын халык вәгазьчесе булган, ул авылларда бик күп йөргән, Ислам диненә өндәгән, - диде Камил хәзрәт. - Аның “Тәварихе Болгария” китабы татар халкының тарихын ачып сала һәм халкыбыз ислам динен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең җирләргә җибәргән сәхабәләр кулыннан кабул итүе турында сөйли. Язучының иң күп таралган хезмәте исә – «Рисаләи Газизә» китабы. Әлеге китап беренче тапкыр 1847 елда Санкт-Петербургта нәшер ителә, ә аннары 1850 елда – Казанда, соңрак ул 40 тапкыр (!) төрле тиражлар белән басыла, Идел буе – Урал төбәкләрендә тарала. Аның иң зур казанышы шунда ки, ул безгә исламга чакыруның иң үтемле һәм күркәм чаралары һәм үрнәкләрен күрсәтә. “Рисаләи Газизә”, дөрестән дә, һәр мөселман кешесенең шәхси китапханәсендә булырга тиешле  хезмәт".  

Камил хәзрәт шулай ук дин галимнәренең шәҗәрәләре турында куертылучы бәхәсләргә карата да үз фикерен белдерде. «Фәнни даирәдә һәм интернет челтәрендә соңгы елларда Таҗетдин Ялчыголның шәҗәрәсе турында сүз куерталар. Башкортлар аны үзенеке дип саный, без, табигый ки, татар галиме дип исәплибез. Әлбәттә, һәркем үзенең генеологик чылбырында күренекле кешеләрнең булуын тели. Әмма без бүген Таҗетдин Ялчыгол кебек олпат галимнәрнең оныклары булырга лаек буын микән соң, дип уйлаучы юк, кызганычка каршы. Без Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди һәм башка татар галимнәренең рухи мирасына туры киләбезме, аларның китапларын укыйбызмы, аларның васыятьләренә һәм нәсыйхәтләренә колак салабызмы? Әгәр шулай икән, әлхәмдүлилләһ, без барыбыздан да аларның буынын дәвам итүчеләр, чөнки ислам дине безнең калебләребезне һәм җаннарыбызны бәйләде. Әгәр юк икән, кан ягыннан якын булу бернигә дә тормый», – диде Татарстан мөфтие.

Конференция кысаларында шулай ук Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, тарихчы Рәисә Муллахмәтова, язучы Рөстәм Галиуллин, Зәй мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе, Ялчыгол укуларын башлап җибәрүче Сәгыйть хәзрәт Камалов, татар мәгърифәтчесенең нәселе вәкиле Гамир Таҗетдинов һәм башкалар чыгыш ясадылар. Алар Ялчыгол иҗатының төп тенденцияләрен, тормышының билгеле булмаган якларын, калдырган фәнни, дини, әдәби мирасының әһәмиятен ачтылар.  

VI Ялчыгол укулары Имәнлебаш авылы мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын уку белән тәмамланды.

Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.
Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.

Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкяре. (1806) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем,"- ди.
"Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән , чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех. 2014 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты әлеге хезмәтләрнең яңа басмаларын әзерләп бастырды һәм укучыларга тәкъдим итте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана