“Хозур” нәшрияты укучыларга “Корбан” китабы әзерләде

14 август 2018 ел 12:00
“Хозур” нәшрияты укучыларга “Корбан” китабы әзерләде

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты үз укучыларына “Корбан” китабын тәкъдим итә. Әлеге басмада корбан чалу тарихы, корбанның шартлары һәм кагыйдәләре, шулай ук аның шәригатьтәге урыны һәм әһәмияте турында сөйләнә. Ничек дөрес итеп корбан чалырга, нинди гамәлләр кылырга, корбан чалу традициясе ничек барлыкка килгән – әлеге һәм башка сорауларга җавап “Корбан” китабында бирелә. Әлеге китап һәрбер мөселман гаиләсенә зур бүләк булыр һәм өстәл китабына әверелер.

Китапны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 (РИИ). Китап бәясе 25 сум.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана