ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында Нәзарәт үтенече белән мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

29 апрель 2024 ел 16:08
ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында Нәзарәт үтенече белән мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Министр Марсель Миңнуллинның эшлекле очрашуы узды. Киңәйтелгән киңәшмәдә шулай ук Диния Нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Мөфтинең җеназалар үткәрү буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев, Министр урынбасары Илдар Фатихов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник, ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы Марат Тимерҗанов һ.б. катнашты. 

Җыелыш ТР МДН үтенече белән оештырылды. Киңәшмә барышында мөфтият вәкилләре җаваплы затларга Татарстанда яшәүче мөселманнардан килеп ирешкән күпсанлы шикаятьтләр хакында җиткерде. Ризасызлык олы яшьтә вафат булган мөселманнарның мәетләрен, аларның исән чакта ярдыруга каршы булуын һәм туганнарының да теләкләрен исәпкә алмыйча, яру мәсьәләсенә кагыла. Мөселманнар ислам кануннарында, үтерелү очракларыннан тыш, үлгән кешенең тәненә зыян китерергә ярамаганлыгын, шулай ук федераль законда аерым очракларда патологоанатом ярудан башка үлем турында медицина белешмәсе алу мөмкинлеге барлыгын исәптә тота. 

Мөфти, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе һәм мәет җирләү хезмәте җитәкчесе министрлык һәм тикшерү идарәсе җитәкчелекләренә мәетләрне яру тәртибенә аныклык кертү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Министр һәм тикшерү идарәсенең беренче урынбасары аларны кертү мөмкинлеген карады һәм сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта алар федераль законнан чыгарга ярамаганлыгын ассызклады һәм урыннарда, үлем турында медицина белешмәсен рәсмиләштергәндә, мәет ярудан баш тартырга теләгән кешеләргә аңлату эшенең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавына игътибар итте. Җитәкчеләр бу бурычның җаваплы затлар алдында куелачагына ышандырды һәм халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне аерым өйрәнергә кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Министр, вафат булган кеше диспансеризация һәм табиб күзәтүен үткән очракта, аның мәетен ярудан баш тартуга рөхсәт бирү хакында мәсьәлә дә каралачак, дип ышандырды. 

Киңәйтелгән киңәшмәдә шулай ук моргларда мәетләрне юганда дини-какуни тәртипләрне саклау һәм Татарстанның медицина учреждениеләрендә хәләл туклануны оештыру турындагы сораулар да уңай яктан каралды. 

Җыелыш ахырында очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм ТР МДН арасында хезмәттәшлек турында уртак документ әзерләү турында карар кылынды. 

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана