Татарстанда ике яңа мәчет ачыла

17 август 2018 ел 14:14
Татарстанда ике яңа мәчет ачыла

Быел республикабызда Корбан гаетен өр-яңа мәчеттә каршы алучы мөселман кардәшләребез дә бар. Мөбарәк бәйрәмебез алдыннан бүген Чирмешәндә, ә иртәгә Әлмәт районында яңа мәчет ачыла.

Бүген Чирмешәннең Амур ягында төзелгән яңа мәчет ачылды. Мәчеткә манара 2016 елның ноябрендә куелган иде. Ә барлык төзелеш эшләре быелның июль аенда төгәлләнде. Бер ай дәвамында мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелде. Гыйбадәтханәне бертуган Әгъламовлар төзеткән һәм имамның гаиләсенә Чирмешәндә аерым йорт та сатып алып биргәннәр. Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар – Чирмешән районы Әмир авылында туып үскәннәр, Фазыйл Әгъламов – бүгенге көндә Сургутта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче билгеле шәхес.

Яңа төзелгән җәмигъ мәчеткә “Мөшбикә” исеме бирелде. Ул ике манаралы. Мәчет якынча 350 чамасы кешегә исәпләнгән, 12гә 20 метр зурлыгында. Беренче катта – ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булдырылган.

– Бу бина туган ягыбыз халкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын дидек. Байлык бит бүген бар, иртәгә юк. Ә мәчет яхшылыкка өйрәтүче, иман иңдерүче изге урын, – дип сөйләде мәчетне төзеткән Фазыйл Әгъзам улы.

Иртәгә иртәнге сәгать унда Әлмәт районы Миңнебай станциясендә яңа мәчет ачылачак. Ачылышта Әлмәт районы имамнары, хакимият, “Татнефть” оешмасы вәкилләре катнашачак. Әлеге мәчет нигезенә беренче таш 2015 елда салынган һәм ул әлеге станциядә беренче, бердәнбер мәчет булуы белән үзенчәлекле. Авыл зур түгел, әмма мәчет бөек бәйрәмебезгә зур бүләк булачак дип шатлана авыл халкы. Шулай итеп, иртәгәдән Әлмәт районында 39 мәчет булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана