Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

03 май 2024 ел 10:32
Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

Май ае башында ял көннәре булудан файдаланып, Кукмара шәһәрендә ике дини ярыш – Коръән һәм намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Район мөхтәсибәте һәм Кукмара  мәдрәсәсе тырышлыгы белән үткән чараларда барлыгы 200ләп кеше катнашты.

Намаз укучылар бәйгесе Кукмара Үзәк мәчете бинасында узды. Әлеге конкурста балалар гына катнашты. Алар шундый төркемнәргә бүленде:

Беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1-2 сыйныф балалары. Шушы төркем өчен куелган шарт буенча балалар 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтергә һәм кыска сорауларга җавап бирергә тиеш булды.

Икенче төркем – 3-4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Өченче төркем – 5-6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не, Азанны, азан догасын һәм “Аллаһүммә тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Фатиха” сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелде, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк тапшырылды.

Коръән укучылар бәйгесе Кукмара  мәдрәсәсе бинасында үтте. Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнгән иде:

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен);

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән  “Нәс”кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән  “Нәс”кә кадәр);

4. “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар  аерым  төркемнәрдә ярышты. Барлык катнашучыларның Коръән ятлау осталыгына мәдрәсә мөгаллимнәре бәя бирде. Елдагыча, һәр сөйләүчегә күчтәнәч, ә инде призлы 1-2-3нче урын алучыларга кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бүләкләр иганәчеләр һәм Аллаһның  рәхмәтенә ирешеп әҗер-савапка ия булырга теләүче дин кардәшләребез көче белән әзерләнде. Оештыручылар да, катнашучылар да канәгать калып, Аллаһның ризалыгын өмет итеп таралыштылар.

Нурсинә Курамшина,

КФУның журналистика факультеты студенты

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана