Татарстан хаҗилары Гарәфәдән Мөздалифәгә килделәр

20 август 2018 ел 20:00
Татарстан хаҗилары Гарәфәдән Мөздалифәгә килделәр

Гарәфә көнендә Гарәфә тавы итәгендә бер көнгә якын булганнан соң Татарстан хаҗиләре Мөздалифә үзәнлегенә юл алды. Гарәфәдәге вакыт гыйбадәттә, дога кылуда узды. Кояш баю белән юлчылар изге сәфәрне дәвам итте.

Мөздалифә - Мина һәм Гарәфә үзәнлекләре арасында урнашкан ташлы җирлек. Монда хаҗиләр ачык һавада бер төн кунарга тиеш. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Мина һәм Гарәфәдәге кебек чатырлар юк монда. Мөздалифәдә ачык һавада куну хаҗның иң авыр сынауларының берседер. Шайтанга атасы ташлар да нәкъ шушында җыелырга тиеш.

Татарстан хаҗиләренең хәлләре яхшы, күңелләре шат. Гарәфәдә алар җәмәгать белән дога кылганнан соң үз белдекләре белән дога кылуны дәвам итте. Әлбәттә, якыннары, туганнары, балалары өчен сәламәтлек сорады алар, гаиләләренә бәрәкәт һәм тынычлык, хәләл маллар теләде, ил-көннәр тыныч булсын дип дога кылды.

Данил Сәфәров, Арслан Ганеев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана