Бүген – балалар сәламәтлеге көне: Данис «хәрәкәткә омтылучан» дигәнне аңлата

02 октябрь 2018 ел 11:05
Бүген – балалар сәламәтлеге көне: Данис «хәрәкәткә омтылучан» дигәнне аңлата

Бүген бөтен дөньяда балалар сәламәтлеге көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция тернәкләнүгә мохтаҗ авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Ике атна элек Самина Талипованы дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Табиблар сабыйга тумыштан «үзәк нерв системасы зарарлануы» дигән авыр диагноз куйганнар. Аяк һәм кул мускулларын катыра алмаганлыктан, Самина йөри алмый, тотынып кына утыра. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 66 300 сум. Бәхеткә, кирәкле сумма тулысынча җыелып бетте. Саминага тернәкләнү курсының файдасы тияр һәм мәктәпкә керер вакыты җиткәнче, ул аягына басар дигән өметтә калабыз, чөнки баланың мәктәптә укырга акыл сәләте бар.

Бүген шушы ук хәйрия акциясе кысаларында тагын бер балага – 5 яшьлек Данис Чупашевка тернәкләнү өчен акча җыю игълан ителде. Сабыйда бик җитди диагноз – ДЦП һәм күрү нервының өлешчә атрофиясе. Данис җитлекмичә – нибары 26 атналык булып туа. Туганда нарасыйга пневмония һәм ишемия диагнозы куела. Бер айлык чагында ук сабыйның күзләренә беренче операция ясала. Шулай да, 40 көн эчендә ул хәл җыя һәм әнисе белән аларны өйләренә озаталар. Шунда гына Люзия ханым сабыенда ДЦПның беренче билгеләрен күреп ала. Әмма табиблар бала үсешендәге тоткарлыкларны җитлекмичә тууга бәйләп аңлата. Бернинди каршылыклар булмаганлыктан, балага АКДС прививкасы ясала. Шуннан соң Данисның хәлләре тагын да авыраеп китә. Нәтиҗәдә, 10 айлык чагында аңа ДЦП диагнозы куялар. Сабый йөри алмый. Шул ук вакытта Данис – бик акыллы малай, аның акыл сәләте сакланган. Ул саный белә, шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Неврологлар аякка басу өчен малайның бөтен шанслары бар дип ышандыра.

Сүз уңаеннан, Данис исеме фарсычадан «белемле», «акыллы», «зирәк» дигәнне аңлата. Димәк, бу яктан Данисның исеме җисеменә туры килә. Шул ук вакытта әлеге исем кешенең бертуктаусыз хәрәкәткә омтылучанлыгын да күз уңында тота. Кызганычка каршы, бүген Даниска мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү авыр бирелә.

Данис гаиләдә өченче малай. Аның ике абыйсы бар. Әниләре Люзия ханым бер генә секундка да бирешми, күңелен төшерми. Бәхеткә, тернәкләнү курслары уңай нәтиҗә бирә. Үҗәтлеге, әти-әнисенең һәм табибларның тырышлыгы белән Данис тотынып утырырга, корсагында шуышып үрмәләргә өйрәнгән. Әмма күнекмәләрне ныгыту өчен даимилек кирәк. Чупашевлар гаиләсенә улларын дәвалауның чираттагы курсы өчен 60 000 сум акча таләп ителә. Күпбалалы гаилә өчен – бу шактый зур сумма.

Сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дисәк тә, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Безнең өчен аз булып тоелган сумма да авыру балалар тәрбияләгән гаилә өчен зур ярдәм була ала.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр дә сезнең игелек кыласыгыз һәм Даниска авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана