Галиев мәчетендә Керчь шәһәрендә фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

18 октябрь 2018 ел 13:15
Галиев мәчетендә Керчь шәһәрендә фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

Бүген Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң Кырым Республикасының Керчь политехник көллиятендә булган фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар.

Габдерәүф хәзрәт Зәбиров Коръән аятьләре укыганнан соң, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Керчь фаҗигасендә һәлак булган мәрхүмнәр рухына дога сәламнәрен ирештерде: “И газиз Аллам! Кырым Республикасы Керчь шәһәрендә вафат булган кардәшләребезнең рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын ярлыка. Я Раббел Галәмин, мондый фаҗигаләрдән безне сакла, бәла-каза, хәвеф-хәтәрләрдән имин кыл”.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Керчь политехник көллиятендә килеп чыккан фаҗигадә якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана