Мөфти Алабуга мөселман яшьләре һәм имамнар белән аралашты

23 ноябрь 2018 ел 20:35
Мөфти Алабуга мөселман яшьләре һәм имамнар белән аралашты

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Алабуга мөхтәсибәтенә сәяхәтен бүген халык һәм имамнар белән очрашулар дәвам итте. Вәгазь кичәсе буларак үткән беренче чарага якын-тирә авыллардан, Чаллыдан килүчеләр дә байтак иде. Камил хәзрәт Пәйгамбәребезнең ﷺ әхлагы, сөннәт гамәлләр, динебездәге рухи кыйммәтләрне саклау хакында сөйләде һәм  гыйбадәт кылу, зират тәртипләре, зәкят бирү, ислам финанслары мәсьәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Вәгазь кичәсендә йөздән артык кардәшебез катнашты.

Имамнар белән аралашу да эчтәлекле узды. Җәмигъ мәчетендә хәзрәтләр ачыктан-ачык күптөрле сорауларны карап узды. Аерым алганда мөфти мәхәлләләрдә эшне оештыру, дини чаралар үткәрүгә кагылышлы киңәшләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана