Татарстанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

29 ноябрь 2018 ел 10:47
Татарстанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачыла. Быел ул Россия ислам институтының 20-еллыгына багышлана. Җыен ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.

Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Фәнни-гамәли чара өйләдән соң лекторлар чыгышлары белән дәвам иттереләчәк. Фән һәм мәгариф белгечләренең “Мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру: проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Мәчет каршындагы курсларда татар телен укытуның мөһимлеге һәм нәтиҗәләре”, “Мәчет каршындагы курсларда ислам фәннәрен укыту методикасы”, “Мәхәлләләрдә дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү”, “Мәчет каршындагы курсларда тәрбия системасын дөрес һәм нәтиҗәле оештыру”, “Мөселман мәктәпләре үсешенең актуальлеге” дигән темаларга чыгыш ясавы күздә тотыла.

Форумның икенче көне урта һәм югары дини уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары катнашында Россия ислам институтында узачак. Анда республика һәм мөфтият җитәкчелеге, чит ил кунаклары катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм тантанасында зур хөрмәткә лаек шәхесләрне бүләкләү, мактау сүзләрен җиткерү көтелә. Форум кысаларында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла. Өйлә намазыннан соң, Ислам мәгарифе советы утырышы билгеләнгән, аны әлеге совет җитәкчесе - ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак.

Искәртеп үтик: мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2011 елдан бирле уздырыла. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә, оештыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана