Татарстан Диния нәзарәтенең KazanForumда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

14 май 2024 ел 10:45
Татарстан Диния нәзарәтенең KazanForumда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

14-19 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисад форумы уза. Халыкара форум Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади өлкәсендәге хезмәттәшлегенең төп федераль мәйданчыгы булып тора. Төп максаты – Россия төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү. KazanForum кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте берьюлы берничә тематик мәйданчык оештыра.

Шулай итеп, бүген Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачыла. Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелгән. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәүне тикшерде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

16 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы кырларында Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге ислам финанслары өлкәсендә илебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы экспертлары очрашуын оештыра. «Ислам финансларында финанс технологияләре: заманча алымнар һәм перспективалар» сессиясендә экспертлар һәм практиклар ислам финанслары өлкәсендә заманча финанс технологияләренең үсеш тенденцияләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Шулай ук шәригать экспертизасының мөһимлеге, ислам нормалары буенча акцияләрне скрининглау, яңа фондлар, индекслар эшләтеп җибәрү, көн саен финанс операцияләре үткәрү, уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар мисалында инвестицияләр салу, Вакф хәйрия фондын оештыру һәм Ислам нормалары буенча кэшбек турында җентекләп сөйләячәкләр.

Сессияне ислам финанслары буенча эксперт, Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты Руслан Хәлиуллин алып бара. Сессия эшендә Fintech Ваzааг оешмасына нигез салучы, Бөтендөнья банкының өлкән консультанты Мөхәммәт Рушди; Криптовалюта биржасының директорлар советы әгъзасы Мөхәммәт Шахид Хан; IMAN компаниясенең башкарма директоры һәм нигез салучысы Рөстәм Рәхмәтов; Саклык банкының партнерлык финанслары һәм махсус проектлар үзәгенең идарәче директоры Бехнам Гурбан-задә; Тинькофф банкының ислам финанслары юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев; «Сәхих Инвест» проекты координаторы Артур Нурмөхәммәтов; Ислам Әхмәтшин (СЕО ООО "Халяльное решение") катнаша.

Шул ук көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (Роскачество) хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү проблемалары турында фикер алышачак. «Казан Экспо» мәйданчыгында «50 елга алга карап: хәләл индустриясе өчен кадрлар әзерләү системасын төзү» сессиясе узачак. Әлеге сессия хәләл индустриясе өчен квалификацияле белгечләр әзерләү стратегияләренә һәм ысулларына багышлана. Дөнья күләмендәге тенденцияләр һәм хәләл продукциягә һәм хезмәтләргә ихтыяҗ арту шартларында үз эшенең остасы булган белгечләр әзерләү мөһимлеге көнүзәк мәсьәләләрдән санала. Сессиядә катнашучылар киләчәктә бу тармакта нинди күнекмәләр һәм белемнәр таләп ителүе һәм мәгариф оешмаларының, бу ихтыяҗларны канәгатьләндерә алырлык белгечләр әзерләү өчен, программаларын ничек җайлаштыра алачагы турында фикер алышачак.

Очрашуны икътисад фәннәре докторы, Чечня дәүләт университеты профессоры, Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Шамил Шовхалов алып барачак. Сессиядә чакырылган спикерлар – «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешманың (Роскачество) хәләл компетенцияләре үзәге җитәкчесе Марат Низамов; Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре Ихсан Овют; Согуд Гарәбстанының азык-төлеккә һәм даруларга күзәтчелек идарәсенең Хәләл үзәге директоры, доктор Юсиф Сәлим Әл Харби; Малайзиянең хәләл үсеш департаменты директоры урынбасары Мөхәммәт Замри бин Мөхәммәт Шәпик; FAMBRAS HALAL компаниясенең халыкара элемтәләр буенча директоры Низар Әл Гандура; Кыргызстанның хәләл-индустрияне үстерү үзәге башлыгы Алмаз Кайырбәков, шулай ук Россия экспертлары катнаша. Алар алдагы берничә дистә елда хәләл индустриясе үсеше турында фикерләшәчәк. Россия Федерациясендә хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча системасын булдыру мәсьәләләре турында фикер алышачак. Хәләл белән бәйле тармакларны стандартлаштыру, сертификацияләү, аккредитацияләү буенча экспертларны укыту өлкәсендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

16 майда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм «Россия сыйфат системасы» оешмасы (Роскачество) «Мөслим-Френдли – хәләл стандартлары буенча сервис» сессиясен үткәрәчәк. Әлеге сессия хезмәт күрсәтүнең заманча форматын үстерүдәге өметле юнәлешләрнең берсе булган Мөслим-Френдли сервисына багышлана. Чарада катнашучылар кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә Мөслим-Френдли системасына туры китереп оештыруның төп аспектлары һәм принциплары турында белә алачак. Сессия әлеге стандартларны хезмәт күрсәтүнең башыннан алып ахырына кадәр куллануга кагылышлы (мәсәлән, кунакларны яшәү урыннарына урнаштыру, ашату, мәдәни программалар һәм экскурсияләр үткәрү), башка эшкуарлык өлкәләре һәм ялны оештыру белән бәйле темаларны колачлаячак.

Түгәрәк өстәл эшендә чакырылган спикерлар – «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, Малайзия хәләл үсеш корпорациясенең идарә рәисе Хаирул Әзван Харун, Алжирдагы стандартлаштыру институтының генераль җитәкчелеге Джамбер Халес, шулай ук Россия экспертлары катнашыр дип көтелә. Спикерлар чарада катнашучыларга хезмәтләрен Мөслим-Френдли системасы таләпләренә уңышлы итеп җайлаштыру һәм яңа кешеләр җәлеп итү юлларын күрсәтәчәк – халыкара тәҗрибә турында сөйләячәк һәм яхшы киңәшләр бирәчәк.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана