2018 елда мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды

29 декабрь 2018 ел 13:00
2018 елда мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды

2018 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды. 2018 календарь елын мөфтият яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлеген шундый нәтиҗәләр белән төгәлли. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре, «Таян Аллага» әдәби бәйгесе һ.б.лар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе булып Мөселман яшьләре форумы тора. Форум мөфтият тарафыннан елга ике мәртәбә үткәрелә. Мәгълүмати-белем бирү һәм фикер алышу проекты яшьләргә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген булдыра. Форум  традицион рәвештә февраль һәм июль айларында Болгарда уздырыла. Быел Мөселман яшьләренең кышкы форумында 18 яшьтән 35 яшькәчә 40тан артык егет һәм кыз катнашты, Җәйгесендә – 170. Форумда катнашучыларның географиясе Россия төбәкләрен һәм чит илләрне берләштерә.

Ел саен үткәрелә торган «Яшь вәгазьче» республика конкурсы иң сәләтле, тырыш һәм белемгә омтылышлары зур булган яшьләрне ачыкларга һәм киләчәктә аларның потенциалларын файдаланырга мөмкинлек бирә. Бәйгенең төбәк этаплары республиканың барлык 48 мөхтәсибәтендә дә үткәрелде. Быел анда 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр катнашты (имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелмәде). Конкурс яшь буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, халык алдында чыгыш ясау өчен сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм яшьләр мохитендә иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

Мөселман фикер алышу клубы һәм Мөслимәләр мәктәбе дә яшьләр проектлары булып тора. Алар 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу – актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыклары. Биредә һәркем үз фикерен әйтә һәм башкаларның ни уйлаганын ишетә ала. Узып баручы елда яшь мөселманнарны әлеге клубларның 70-тән артык утырышларына җыюга ирешелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук  традицион конфессия вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, гомум кабул ителгән кыйммәтләр системасына ия һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук быел беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Актив мөселман яшьләре республикада игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларындагы программаны гамәлгә ашыруда да катнашты. Әйтик, Казанда мөселман һәм проваславие яшьләреннән торган катнаш командалар арасында иптәшләрчә матч узды.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: яшь мөселманнар ел дәвамында социаль-хәйриячелек эшчәнлегендә дә теләп катнашты. Мисал өчен, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аның нәтиҗәләре буенча барлыгы 11,8 тонна күләмендә макулатура җыелды. Акция кысаларында җыелган акча матди ярдәм сыйфатында «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенң аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Хәзерге вакытта республика мөфтиятенең волонтерлар базасында барлыгы 900ләп кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Волонтерлар ел саен, башка чаралар белән беррәттән, традицион Республика ифтарын оештыру һәм уздыруда, мохтаҗларга гошер сәдакасын җыеп таратуда катнаша.

Моннан тыш, дини уку йортларында белем алучы шәкертләрне яхшы укырга этәрү, сәләтле егетләрне һәм кызларны ачыклау, аларны Татарстанда киләчәк һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, иң яхшы 9 студентка Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре тапшырылды, шулай ук түбәндәге чаралар оештырылды һәм уздырылды: «Таян Аллага» әдәби бәйгесе,  «Яшьләр бистәсе» проекты һәм студентларның «Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» фәнни-гамәли конференциясе. Мәрҗани елы кысалырында оештырылган төрле түгәрәк өстәлләр һәм тематик очрашулар мөселман яшьләрен тәрбияләүгә юнәлтелде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана