Мөфти: “Казан басмасы – татар халкының иң зур казанышы”

23 апрель 2024 ел 17:25
Мөфти: “Казан басмасы – татар халкының иң зур казанышы”

Бүген, Шәүвәл аеның 14нче көнендә (23нче апрельдә), Россия ислам институты бинасында КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге студентлары өчен “Хәзерге заманда Идел-Урал төбәгендә “Казан басмасы”ның таралу мәсьәләләре” темасына түгәрәк өстәл узды. Утырышта төп доклад белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.

Камил хәзрәт хафизларга Коръән ятлауның фазыйләтләре турында искә төшерде: “Тәкъвалык ияләре, беренче өч буын галимнәр, кеше Коръәнне яттан өйрәнмичә торып, беркемгә дә фикһ һәм хәдис дәресләре бирмәгәннәр. Коръән – теләсә кайсы фәнгә кереш. Без бик күп китаплар укыйбыз, бары бер китапны – Коръәнне аңлау өчен. Мөселманнар арасында хәтта шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда язылган, Каһирәдә укылган, Казанда бастырылган!” – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт “Казан басмасы”ның тарихы һәм аның гомуммөселман мәдәнияте өчен әһәмияте турында сөйләп үтте.

– 1803 елда Казанда татар халкы өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен кыйммәтле рухи мирас булган Коръән басылып чыга. Бу экземпляр КФУда яхшы хәлдә саклана. Татар-мөселман галимнәре беренче булып әр-Расм әл-Усмани стандартлары белән кызыксыналар һәм бу фәннең чишмә башында торалар. Безгә бу мирас белән горурланырга кирәк, – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Мөфти шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу басманы һәм татар халкында Коръән бастыру традицияләрен торгызу буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Мәсәлән, 2013 елда Мөфти Камил хәзрәт башлангычы белән Нәзарәттә заманча халыкара стандартлар буенча Коръан басмасын әзерләү өчен Коръән өйрәнү буенча бүлекчә булдырылды. Аннан 2017 елда бу басма Россия тарихында беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә танылды һәм Үзбәкстанда, Төркиядә һәм Белорусиядә басылды. 2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә, “Казан басмасы” уникаль типография шрифты торгызылып, заманча электрон шрифт итеп эшләнде. 2023 елда “Казан басмасы”ның бөтен халыкара стандартларга җавап бирүче яңартылган басмасы дөнья күрде, ә 2024 елда татарлар тупланып яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай таратыла башлый.

Билгеле булганча, “Казан басмасы” 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.

– Яңартылган “Казан басмасы” һәр татар гаиләсе китапханәсендә лаеклы урын алырга тиешле китап, – диде Камил хәзрәт, нәтиҗә ясап. – Татарстан мөфтияте “Казан басмасы” н торгызу, яңарту, популярлаштыру һәм тарату өчен бөтен көчен куйды. Аллаһ безнең тырышлыгыбызны кабул итсен.

Мөфти лекция вакытында, тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итеп, Коръән ятлау буенча махсус программаны эшләтеп җибәрү планнары белән дә уртаклашты.

Очрашу ахырында шәкертләр Мөфтигә Коръәнне өйрәнү буенча мобиль кушымталар, мәчетләр каршында Коръән ятлау курсларында белем алу турында мөмкинлекләре, шулай ук бу өлкәдә балалар белән эшләү үзенчәлекләре турындагы сорауларын юллады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана