Камил хәзрәт – РИИда очрашуда: “Белемне сәгатьләр түгел, китаплар билгели”

28 декабрь 2018 ел 20:11
Камил хәзрәт – РИИда очрашуда: “Белемне сәгатьләр түгел, китаплар билгели”

28 декабрь көнне РИИда уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәкертләр һәм җитәкчелек очрашуы узды. Ул түгәрәк өстәл форматында татар халкының ислам мәгарифе тарихы музеенда узды. Очрашуны Россия ислам институтының теология факультеты деканы Роберт Шәнгәрәев һәм институт доценты, музейның идея авторы Резеда Сафиуллина-Әл Анси алып барды.

Уку йортын тәмамлап, Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешкән Азат Һадиев Коръән укып дога кылганнан соң, сүз уку йортын соңгы егерме елда җитәкләүче Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшинга бирелде. “Егерме ел вакыт күз алдыбызда бик тиз узып китте. Шунысы күркәм: без югары уку йорты буларак Россиядә беренчеләрдән булып ачылган дини уку йорты булып кала бирәбез. Дөрес, күпмедер вакыт алданрак оешканнары да булгандыр, әмма алар безнең кебек күп тармаклы ислам югары уку йорты дәрәҗәсенә күтәрелә алмадылар. Институт хөкүмәт, барлык иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары ярдәмен тоеп, зур аңлашу белән үз эшчәнлеген алып бара. Мондый ислам вузы Россиядә бары ике төбәктә – Татарстанда һәм Чечняда булуы белән генә горурлана алабыз. 20 ел эчендә йөзебезгә зур кызыллык китергән шәкертләребез булмады”, – дип белдерде ул һәм уку йортының тарихына, эш юнәлешләренә, үзенчәлекләренә тукталып үтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - шулай ук уку йортын тәмамлаган мөхтәрәм шәхесләрнең берсе. Ул үз чыгышында мөселман мәгарифенең бар яктан тулы система буларак формалашып җитүе, хәзерге чорда исә мәктәп өстендә эшләүнең әһәмияте турында сөйләде. “Дини уку йортларында шәкертләргә шәригать фәннәрен укытканда зур классик ислам галимнәренең китапларына таянып укыту бик мөһим. Алган белемнең күләмен укыган сәгать саны буенча түгел, ә данлыклы китапларын белү дәрәҗәсенә карап бәяләү дөрес булыр иде. Фәлән кадәр сәгатьлек курс үтү, дәресләрдә утырып чыгу – әле ул берни дә аңлатмый. Шәкерт фәнни хезмәт язганда бөек галимнәрнең хезмәтләренә сылтама бирә белергә, өзекләр китереп, аны яттан әйтеп бирә белергә тиеш. Хәзерге көндә нәзарәт тәфсир, фикъһе, тәҗвид кебек фәннәрдән классик ислам галимнәренең хезмәтләрен әзерләп бастырды. Россия ислам институтында да имтихан вакытында белемне китаплар буенча тикшерү күзәтелә. Моның өчен КИУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиевка рәхмәтләребезне белдерәбез”, – диде ул.

Россия ислам институтын 2002 елдан бирле 1300 дән артык шәкерт тәмамлап чыкты.

Очрашу барышында кунаклар музей белән таныштылар, мөнәҗәтләр тыңладылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана