Казанда балалар өчен «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы» дип исемләнгән викторина үткәрелде

18 ноябрь 2019 ел 10:39
Казанда балалар өчен «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы» дип исемләнгән викторина үткәрелде

Татарстан мәчетләрендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чаралар дәвами итә. Рабигыль-әүвәл ае дәвамында Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнарының барлык мәчетләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлына багышланган бәйгеләр уздырыла.

Әйтик, башкаланың  «Миргазыян» мәчетендә «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Анда мөхтәсибәтнең барлык мәчетләреннән 30-дан артык кыз һәм малай катнашты. Викторинаны имам-мөхтәсиб урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов уздырды.

Яшь мөселманнар Рәсүлебезнең ﷺ тормышына һәм аның пәйгамбәрлек эшчәнлегенә бәйле фактларны белүдә сынашты. Балалар викторинаның һәр соравына зур кызыксыну белән җавап бирде һәм түземсезлек белән киләсе сорауны көтте.

Чара ахырында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. «Миргазыян» мәчете имамы Фәрит хәзрәт Гарипов Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенә викторинаны уздырганы өчен, балаларга исә катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.  

Викторина чәй өстәле белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана