«Россия – Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына Нәзарәт әзерләгән русча Коръән мәгънәләре тәкъдим ителде

28 ноябрь 2019 ел 14:53

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышы мәйданчыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын – Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, РФнең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Федерация Советында халыкара эшләр буенча Комитет рәисе урынбасары, "Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемәсен бастыру – бөтен Россия мөселман өммәте тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора. Илебезнең фәнни-дини һәм киң даирәсен кызыксындырып кына калмыйча, бу тәрҗемә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИОС) илләрендә дә хәзер Россияне һәм Россия мөселманнарын Ислам дөньясында иң алдынгы өммәтләренең берсе буларак тәкъдим итә. Россиядә эшләүче мөселман дин әһелләре исә хезмәт белән Махачкалада Дагыстан Республикасы мөфтияте ярдәмендә 2019-нчы елның 7-нче декабрендә таныша алачак.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган 28 тәфсиргә мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие нәзарәт әзерләп бастырган мәгънәви тәрҗемәдәге төп үзенчәлекләрне гамәлдә йөргән башка тәрҗемәләр белән чагыштырып аңлатып бирде. «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы авторлары, мөмкин булганча, искергән һәм артык катлаулы лексика һәм әйтелмәләрне, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларын кертмәскә тырышты (гәрчә әлеге лексик байлыклар заманча тәрҗемәләрдә киң ярылып ятса да). Бу исә рус телле укучыга барыннан да элек хәзерге рус әдәби телендә Кәлам Шәрифнең мәгънәләрен ачык һәм аңлаешлы итеп бәян итәргә мөмкинлек бирә, чөнки мөселманнар өчен Коръән – әдәби ядкәр генә түгел, ә тормыш-яшәеш өчен кулланма да булып тора. Шулай ук авторлар Кәлам Шәрифнең рус телендәге хәзерге тәрҗемәләрендә күзәтелгән хаталарны кабатлаудан сакланды. Мисал өчен, гамәлдәге күпчелек тәрҗемәләрнең төп кимчелекләре булып мәгънәви һәм кануный ялгышлар булып Аллаһы Тәгаләгә хас булмаган сыйфатларны бирү (хәйлә, алдау) һәм Аны тән мәгънәсен биреп сурәтләү (кулы, күзе дию, Гарештә дип раслау һ.б.), шулай ук пәйгамбәрләрне мөселман гакыйдәсе нигезендә тасвирларга ярамаган сыйфатлар белән сурәтләү тора. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә рус теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әлеге китапның һәр битендә Коръәннең тәрҗемәгә тәңгәл оригиналы бирелгән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиядәге мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан алынды. Аерым алганда, Дагыстан Республикасы мөфтияте бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, әлеге эш кануный карарлар нигезендә киң җәмәгатьчелеккә Кәлам Шәриф сүрәләренең төп мәгънәләрен аңлата. “Хезмәттә максималь дәрәҗәдә тулы һәм изге китап эчтәлегенең чын мәгънәсен аңлаешлы итеп бирү омтылышы ясалды. Бүгенге көндә әлеге хезмәтне лаеклы рәвештә Кәлам Шәриф текстының мәгънәсен рус теленә күчерүнең иң уңышлы варианты дип санарга мөмкин”, – диелә бәяләмә текстында.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. Китап сатуга бүгенге презентациядән соң чыгачак. 

Исегезгә төшерәбез, татар телендә дөнья күргән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында тәкъдим ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана