ТР мөфтие Минскида «SPUTNIK» радиосында: «Нәрсә мөһимрәк – яныңда кыйммәтле әйберләр яки кадерле кешеләр булумы?»

13 декабрь 2019 ел 14:38
ТР мөфтие Минскида «SPUTNIK» радиосында: «Нәрсә мөһимрәк – яныңда кыйммәтле әйберләр яки кадерле кешеләр булумы?»

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе составында Беларусь башкаласына сәфәр кыла. Визит кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы “Sputnik Беларусь” радиосы студиясендә “Горизонт событий” программасында катнашты.

Тапшыруны алып баручы Вячеслав Шәрапов белән әңгәмәдә, беренче чиратта, Камил хәзрәт Татарстанның Белоруссия татарлары һәм мөселманнары белән җылы мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте һәм Беларусь Милли китапханәсендә күргән тәэсирләре белән уртаклашты. Мөфти анда сакланган күпсанлы ислам һәм татар рухи мирасы үрнәкләрен Болгар ислам академиясендә өйрәнү зарурлыгын билгеләп үтте.

Алга таба алып баручы ТР мөфтиенең диндәге төрле агымнарга карата мөнәсәбәте белән кызыксынды. Камил хәзрәт сүзләренчә, фикер төрлелеге гадәти күренеш булырга тиеш:

– Иң мөһиме, бер нигез бар. Пәйгамбәрдән ﷺ соң кулдан язылган Коръәнның беренче битләре әлегә кадәр төрле музейларда саклана. Алар барысы да бертөрле. Сөнниләрнең һәм шигыйларның каршылыклары күбрәк сәяси мәнфәгатьләргә нигезләнгән. Фикер плюрализмы һәрвакыт булачак. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ мөселманнарның күпчелеге ялгышмаячак, дип әйткән.

Әңгәмә барышында Татарстан мөселманнары башлыгыннан шулай ук, православие һәм католицизмга караганда, ислам һәм православие бер-берсенә якынрак дигән тезиска карата фикерен сорады. Мөфти хәзрәт билгеләп узганча, Россиядә һәм Татарстанда мөселманнар һәм православие вәкилләре бер уртак Ватанга ия. Аннары Камил хәзрәт республикада барлыкка килгән татулык традицияләренә игътибар юнәлтте.

Алга таба алып баручы хәзерге заман гаилә проблемаларын кузгатты, мөселман (күпчелек очракта күпбалалы) һәм Ауропа гаилә модельләрен чагыштырды. Бу сорауга җавап биреп, ТР мөфтие күпбалалык турында стереотиплар барлыгын билгеләде:

– Кызганыч ки, кешеләр гаиләдә балалар күп булу авырлыкларга, проблемаларга, ярлылыкка китерәчәк, дип уйлыйлар. Чөнки бай гаиләләрдә, гадәттә, 1-2 генә бала. Ләкин үзебезгә сорау куйыйк әле: нәрсә мөһимрәк – яныңда кыйммәтле әйберләр яки кадерле кешеләр булумы? Хәзер, күп кенә хәлле кешеләр балаларының аз булуына үкенә.

Аннары студиядә иң актуаль темаларның берсе – исламда ссуда проценты тыелу хакында фикер алыштылар. Камил хәзрәт аңлатканча, "риба" инфляциягә китерә, бу дәүләт халкының финанс хәленә куркыныч тудырырга мөмкин. Дөньяның күп кенә илләре процентларны киметә, чөнки зур процент икътисадны эчтән юкка чыгарырга мөмкин.

Әңгәмә азагында Камил хәзрәт радиотыңлаучыларга Татарстан мөселманнарының спорт тормышы турында сөйләде:

– Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Көчле мөэмин, көчсезгә караганда, Раббысына күпкә сөеклерәк. Гәрчә икесендә дә хәерлелек булса да”. Без яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш. Бу сүздә генә калырга тиеш түгел. Мин хәтта, Минскида булганда да, кардәшләребез белән паркка йөгерергә чыгарга ниятлибез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана