Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узды

07 май 2023 ел 17:50
Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узды

Бүген, 7 майда Казанда «Ак барс» көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча бөтенроссия ярышлары узды. Турнирны ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Татарстан Республикасы джиу-джитсу федерациясе оештырды. Ярышлар Айрат Кәлимуллин исеме белән аның күренекле спорт һәм тренерлык казанышлары истәлегенә аталган.

Ярышларда бөтен Россиядән джитсерлар – 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк, джиу-джитсу буенча 1 разрядтан түбән булмаган квалификациягә ия ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Спортчылар көрәш, файтинг, не-ваза и дуо-систем бүлекләрендә көч сынашты. Көрәш шушы авырлык категорияләрендә узды: ир-атлар – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 килограммга кадәр, 94 килограммнан артык; хатын-кызлар – 45 кг, 48 кг, 52 кг, 57 кг, 63 кг, 70 килограммга кадәр, 70 килограммнан артык.

Шунысы игътибарга лаек, ярышларда җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар арасында республиканың ислам уку йортлары шәкертләре шактый иде, шулай ук  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да.

Айрат Дамир улы (30.04.1961  23.03.2022) – ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. СССРның җыелма командасын "ихтыярый уеннарга" (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, БГӘ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Кәлимуллинның 2022 елда озакка сузылган авырудан соң вафат булуы Татарстан өммәте өчен авыр югалту булды. Аның укучылары Халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия данын яклауны дәвам итә.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе шартларын үтәгән очракта, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр «Россиянең спорт мастеры» спорт исемен, 2 һәм 3 урын ияләре «спорт мастерына кандидат» спорт разрядын алу хокукына ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана