Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 200гә якын кеше килде

17 февраль 2024 ел 11:30
Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 200гә якын кеше килде

Бүген, Шәгъбан аеның 7нче көнендә (17нче февральдә), Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 13нче сезоны ачылды. Курсларның ачылу тантанасы Нәзарәт бинасында узды. Моңа кадәр үткәрелгән 13 курс арасында бүгенге дәрес иң күп катнашучыны туплавы белән үзенчәлекле булды: 33 ир-ат һәм 142 хатын-кыз килде. Алар кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләренә төшенәчәк.

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм “Ислам. Беренче адымнар”ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде.

Бүгенге башланып киткән курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылды. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерәчәк.

Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым һәм татар/рус телләрендә уза. Укулар һәр шимбәдә Казанның Галиев мәчетендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм мөфтияттә иртәнге сәгать сигездән көндезге уникегә кадәр оештырыла.

Курсларның Рамазан ае алдыннан башлануын истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертеләчәк: беренче дәрес – тәһарәт-госелгә, икенче-өченче дәрес – намаз уку тәртипләренә, дүртенче дәрес – ураза тотуга, аннан соңгылары кабаттан намазга һәм гакыйдәгә багышланачак.

“Ислам. Беренче адымнар”ның 13нче сезоны 6нчы апрельдә (Рамазан аеның 27нче көнендә) авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнәчәк.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Дәресләр татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана