Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды

21 май 2024 ел 16:17
Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды

Дин кардәшләребез өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел ул 16 нчы июньгә туры килә. Мөселманнар, Бөек Раббыбызның изге әмерен үтәп, Аңа рәхмәтле булу һәм тугрылыкларын күрсәтү өчен, корбан чалу йоласын башкарачак. Бүген, Зөлкагъдә аеның 13 нче көнендә (21 майда), шул уңайдан Нәзарәтнең киңәшмәләр залында Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә якынлашып килүче Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Казан шәһәре мөхтәсибләре һәм имамнары, ТР Рәисе администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм бәйрәм вакытында тәртипне тәэмин итү һәм биологик калдыкларны урнаштыру белән шөгыльләнүче хезмәтләрнең вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә республикабызга корбанлыкларны кертү кагыйдәләренә, корбан чалучыларның эшен оештыру, корбан чалу эшләре башкарыла торган җиһазларны һәм мәйданчыкларны дөрес эксплуатацияләү, бәйрәм вакытында тәртипне тәэмин итү һәм биологик калдыкларны тапшыру өчен җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр торды. Шулай ук корбанлыкларны тоту һәм чалу урыннарын дөрес итеп әзерләү; биокалдыкларны җыюны тәэмин итү; тиреләрне аерым урнаштыру һәм башка мөһим чаралар турында фикерләштеләр.

Быел Казанда корбан махсус әзерләнгән 18 урында чалыначак дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана